Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Татарстан вәкиллекләренең ачылуында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы тора.

«Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы. Хәзерге вакытта республика вәкиллекләренең бик күп төбәкләрдә һәм чит илләрдә уңай һәм нәтиҗәле эшләүләрен күрәбез. Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы «Яңарыш» Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советын җитәкләвен дә бер дә юктан гына булмады: «икътисади вазгыять даими рәвештә алышынып торуга карамастан, зур хезмәт һәм чын мәгънәсендә рухи батырлык эшләде», — диде ул.

«Болар барысы да Минтимер Шәриповичның Татарстан тарихында һәм Татарстанның бүгенгесендә тоткан зур урынын күрсәтеп тора», — диде Ренат Вәлиуллин.

https://tatar-inform.tatar

No responses yet

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Ближайшие мероприятия
Январь 2022
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31